11 июнь 2014 яңалыклары
-
Лизуниннарның гаилә подряды
Хәмитовлар-Лизуниннарның химиклар династиясе предприятие юбилеен аеруча дулкынланып каршылый. Тәнзилә Хәмитова әтисе Мансур үрнәгендә химик буласын кечкенәдән белә. Әтисе сугыш ветераны, фронтка чуен кою цехыннан китә. Җиңүдән соң кире химия заводына кайта һәм ремонт-механика цехында кранчы булып эшли. Тәнзилә мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтында укый, аннан Ижмашка эшкә юллана, 1987...
-
Чирек гасыр завод белән бергә
"Менделеевсказот" күп эшчеләр өчен тормыш мәгънәсе, һөнәри осталык һәм тәҗрибә туплау урыны булды. Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Ирина Соловьёва да шундыйлар исәбендә. - Бирегә 1985 елның маенда инженер булып килдем, - дип сөйли Ирина Алексеевна. - Яшь белгеч буларак Кострома шәһәреннән Л.Карпов исемендәге химия заводына юллама алдым, бер ел эшләгәннән...
-
Канцелярия хуҗабикәсе
Канцелярия мөдире Мария Әхмәдиева дистә еллар дәвамында сайлаган һөнәренә тугрылыклы калган кешеләрнең берсе. Мария Николаевна химия заводына 1983 елның маенда секретарь булып урнаша. Хәзер тарихи дип тулы хокук белән атарга мөмкин булган документлар нәкъ менә аның кулы белән рәсмиләштерелгән. - Предприятие төзелеше Дмитрий Петрович Иванов вакытында башланды, инде ул мәрхүм,...
-
Вагончыкларда эшли башладык
Химиклар көне алдыннан НАК цехының компрессор җайланмалары машинисты Николай Сутягинга республиканың Атказанган химигы исеме бирелде. Ветеранга бүләкне Түбән Кама шәһәрендә узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Николай Александрович сөйләвенчә, бу вакыйга көтелмәгән, дулкынландыргыч һәм хәтердә калырлык булды. Сутягиннар гаиләсе өчен яшәешнең Менделеевск белән бәйле этабы 1988 елда башлана. Гаилә...
-
Сәламәтлек саклау отличнигы
Хезмәт ветераны, югары категорияле фельдшер Людмила Норкина сәламәтлек саклау өлкәсенә 45 ел гомерен багышлады. Татар Чаллысында туган кыз 1960 елда Алабуга медицина училищесына фельдшерлыкка укырга керә, фән нигезләрен тырышып үзләштерә һәм медицина хезмәткәре җилкәсенә нинди җаваплылык йөкләнгәнне бик иртә аңлый. Һөнәре буенча беренче адымнарын туган авылының медпунктында башлый, аннан 13...
-
Чәчү эшләре тәмам, Сабантуйлар гөрләп узды
Шимбә көнне авыл җирлекләренең үзәк мәйданнары күптөрле төсләргә кереп балкыды. Камай авылыннан читтә Сабантуй үткәрү өчен сайланган мәйдан ачык төстәге яшеллек һәм җете төсләрдән флаглар белән бизәлгән. - авыл халкының бу бәйрәмне билгеләп үтүен кечкенәдән хәтерлим. Дөрес, мондый күләмдә түгел, тыйнак була иде, әмма Сабантуй рухы халыкта әлегә кадәр сакланган....
-
Чәчү эшләре тәмам, Сабантуйлар гөрләп узды
Район авылларында һәм шәһәр мәйданында Сабантуй бәйрәме узды. Традиция буенча аны район авыл хуҗалыгы предприятиеләре парады ачты. Беренче булып мәйданга хезмәт ярышында беренче урын яулаган "Кама" колхозы" ҖЧҖ делегациясе аяк басты. Район башлыгы Игорь Привалов авыл хезмәтчәннәренә ихлас күңелдән котлау сүзләре юллады. Россия Җәза үтәү буенча Федераль службасы ТР буенча...
-
Идел буйлап сәяхәт – депутаттан бүләк
Ура! Безгә - 70 укучыга теплоходта "Казан-Самара-Болгар-Казан" круизында булу бәхете тәтеде! Без - шәһәр һәм авыл мәктәпләренең олимпиада, конкурсларда җиңүчеләре, балалар берләшмәләре активистлары, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдән. Круизда безне БИҮ директоры Ә.Талыйпова озата барды, район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык...
-
Балаларга мәйданчык кирәк
Шәһәрдәге балалар мәйданчыклары торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга җавап табу максатыннан редакция хезмәткәрләре рейдка чыкты. Көннең беренче яртысында ишегалларындагы балалар мәйданчыкларында кызлар һәм малайлар сирәк күренә. Кайберәүләр комда уйнауга өстенлек бирсә, башка балалар таганда атыналар. Фомин урамындагы 21 нче, Менделеев урамындагы 2 нче, Химиклар урамындагы 2, 4, 5, 6 нчы...
-
Аллеяны чәчәкләр бизи
Геройлар аллеясында шәһәр мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр педагоглары белән бергә чәчәкләр утырттылар. Хәзер аллеяны берьеллык сальвия, бегония, цинерария чәчәкләре бизи. Яшелләндерү буенча белгеч Роза Йосыпова сүзләренчә, кызлар һәм малайлар бердән, хезмәткә җәлеп ителсә, икенчедән, үзләре утырткан чәчәкләр аларга кадерле булачак, балалар җәмәгать урыннарындагы үсентеләрне өзмәскә башкаларны да өндәячәкләр....
-
Талпаннар активлашты
Районда талпан тешләү сәбәпле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Агымдагы елның май аенда гына 12 кеше мөрәҗәгать иткән. - Узган елда 14 апрельдән 14 октябрьгә кадәр талпаннарның активлыгы күзәтелде. Барлыгы 80 талпан җыелды һәм тикшерү лабораториясенә озатылды. Безнең районда 2005 елдан талпан энцефалиты белән зарарлану очраклары күзәтелмәде, - дип...
-
Алкогольгә каршы рейдлар
Ял көннәрендә Менделеевскида руль артына исерек килеш утырган шофёрларны барлау буенча рейдлар булды. "Антипьянь" акциясе кысаларында юл-патруль службасы экипажы белән берлектә рейдта административ практика офицерлары, полицейскийлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Җомга кичендә берничә сәгать кизү тору барышында аек булмаган бер генә шофёр да ачыкланмады. Руль артында исерек машина...