11 июль 2013 яңалыклары
-
Иҗтимагый совет составына кандидатлар кабул ителә
Сентябрь аенда Россия эчке Эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге каршында оешкан Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре вакыты бетә (чыга). - Бу эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә, дәүләт власте органнары, иҗтимагый, дини, һөнәри берләшмәләр һәм гражданнар мәнфәгатьләрен килешү максатында оешкан киңәш хокукы булган орган, - дип билгеләп үтә...
-
Изге җиргә сәяхәт
Мәктәп һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең бер төркем педагоглары Болгар музей - тыюлыгында булып кайтты. Изге җиргә экскурсияне район мәгариф идарәсе оештырды. Уңайлы автобуста биш сәгать барганнан соң, без билгеләнгән урынга килеп җиттек. Кояшлы аяз көн, Иделдән искән саф җил күңелне күтәрә, тизрәк легенда һәм риваятьләр дөньясына күмелергә этәрә. Заманча Болгар...
-
Вакытлы уңайсызлыкларны халык аңлый
Шәһәрней өч күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә журналистлар төркеме әлеге объектларда булды. Трудовая урамының 8 нче йортында унбер подъезд, монда Карпов исемендәге химия заводы бүлекчәсе төзүчеләре эшли. ремонтка апрель уртасында керештеләр, август уртасына куллануга тапшырырга ниятлиләр. Бүгенге көндә йортның түбәсе, канализация, кайнар һәм салкын су торбалары ремонтланган....
-
Киләчәккә оптимизм белән
Монаш җирлегендә икенче ел рәттән юллар төзү һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча күләмле эшләр башкарыла. Журналистлар бригадасы төзелеш объектларында булып, зур үзгәрешләр күреп кайтты. Монаш трассасыннан уң якка борылып, Акътәҗек авылына эләгәбез. Без монда мәдәният-гаммәви чараларда күп мәртәбә булдык, ләкин һәрвакыт авыл юлының начарлыгыннан иза чигә идек. Яңгырдан соң бөтенләй...
-
Аерылышучылар саны кимегән
ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гудовская белдерүенчә, агымдагы елның икенче кварталында гаиләләр таркалуы кимегән. Узган елның шул чорында 45 пар аерылышкан булса, быел - 27. 2012 елны 85 туу кенәгәсе тапшырылган, 2013тә - 91. Узган елда 69 гаилә өчен Мендельсон маршы яңгыраган, быел 56 парга. Агымдагы елда 18 кеше ата булуларын...
-
Приютлылар лагерьда
Һәр елны җәйге каникулда балалар лагерьларда ял итәләр. Июнь азагында 10 бала "Радуга" (Яр Чаллы) сәламәтләнү лагерына юл алдылар. Мамадыш районында урнашкан "Надежда" ял итү учреждениесендә 20 приютлы күңелле көннәр уздыра. Иң кечкенәләр һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дә монда уңайлы шартлар тудырылган. Яшь үзенчәлеген искә алып балалар өчен кызыклы...
-
Күңелле җәй
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп һәм ишегалды лагерьларында ял итүчеләр өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздыруын дәвам итә. Күптән түгел укучылар өчен "Крестиклар һәм нольлар" дигәне оештырылды. Балалар күңелле музыка астында учреждениедә әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты. Бигрәк тә төрле конкурслар хуплап каршы алынды. "Фотокүз", "Кара тартмада нәрсә?", "Карачкылар мәктәбе" дигәннәрендә теләп катнаштылар....
-
Бер иртәдә – ике һәлакәт
Пәнҗешәмбе иртәсендә берьюлы ике юл-транспорт һәлакәте булды. Иртәнге 6 сәгать 50 минутта Фомин һәм Гассар урамнары кисешкән урында Фольксваген һәм ВАЗ-2110 машиналары бәрелешә. Беренче автомобиль хуҗасы тизлеген арттырып, идарә итүне контрольдә тота алмыйча каршыдагы хәрәкәт полосасына чыга. - Үлүчеләр юк, аның гаебе белән һәлакәт килеп чыккан машина йөртүче аек булган....
-
Менделеевск районы ансамбльләре – мәдәни Универсиадада
Менделеевск районы артистлары мәдәни Универсиада-2013 программасында катнаштылар. Бу көнне "Былина", "Эрвел", "Теремшур", "Бигәш", "Памаш", "Купанча", "Талларым" фольклор ансамбльләре иң яхшы концерт номерларын тамашачыга бүләк итте. Авыл үзешчәннәре милли ишегаллары оештырды. Универсиада кунаклары һәм казанлылар зур кызыксыну белән Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштылар, биюләр һәм милли уеннарда катнаштылар. "Шаян", "Кристалл"...