Мәчет манаралары балкыячак
Рамазан аеннан соң шәһәрнең "Таң" мәчете түбәсен капиталь ремонтлау эшләре бара. Район җитәкчелеге һәм Карпов исемендәге химия заводының генераль директоры Дамир Шәмсин йогынтысы, аларның шәхси ярдәмнәре белән завод эшчеләре иман йорты манараларын яңарталар. Бу уңайдан предприятиедән тиешле техника бирелә.
Эшчеләр Василий Сабиров һәм Геннадий Смирнов тутыкмый торган калайдан мәчет гөмбәзен...