12 февраль 2014 яңалыклары
-
«Аммоний» гыйнвар өчен хисап тотты
Аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексы төзелешенең республика штабында гыйнвар эшчәнлегенә йомгак ясалды. Елның беренче аенда 356 миллион сум үзләштерелде, яки планлаштырылганның 84 проценты. Төзелеш мәйданчыгында 1373 кеше җәлеп ителгән. Подряд оешмалары электр һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын җибәрүне сынауга әзерләнәләр. Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләрен...
-
Лидер
Район эрудитлары Математика олимпиадасында иң яхшы әзерлек күрсәтеп, беренче мәктәп укучылары лидерлык яуладылар. Учреждениенең сигезенче, унынчы һәм унберенче сыйныф шәкертләре Светлана Танаева, Элеонора Бегишева, Альберт Гатин, укытучылары Ольга Денисова, Гүзәл Сабированы шатландырып, җиңүче исеменә лаек булдылар. Яңабирде мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Алексей Степанов та уңышка иреште (Ольга Егорова). Җәмгыять белеме...
-
Бондюглылар Осетиядә хезмәт иткәннәр
- 1956 елда безне, Бондюг районыннан чакырылган 17 егетне, Төньяк Остетиянең Моздок шәһәренә җибәрделәр, - дип сөйли хезмәт ветераны Фәрид Сәгъдәтуллин. - без ерак авиациянең бер дивизиясендә, ләкин төрле полкларда хезмәт иттек. Төркем белән төшкән фотода Фәрид Сабирҗановичны, Евгений Некрасовны, Давран Хәсәновны, Айрат Сорокинны, Юрий Софроновны, Бәзәкәдән Кәүсәр Баһаветдиновны танырга...
-
Батырлык урыны – Әфганстан
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган республика иҗат бәйгесе тәмамланды. Китапханәдә үткән чараның максаты балаларны әфган сугышы вакыйгалары, безнең солдатларның батырлыклары белән таныштыру иде. Әзерлектә хәрби комиссар Дамир Вәлиев, сугышчы-интернационалистлар Сергей Поспелов, Рамил Дәүләтшин, Валерий Орлов, Леонид Куликов, сугыш ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, район газетасы, "Бердәм Россия" партиясенең...
-
Хатын-кыз кызса...
3-9 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 10 җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга, законсыз алкоголь сатуга каршы чаралар, "Легаль булмаган мигрант" операцияләре үткәрелде, административ хокук бозуларның - 22, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 130 очрагы теркәлде. Мошенник кармагына эләккән Шәһәрдә яшәүче ханым танышын банктан...
-
Йөз еллык тарих бусагасында
Гунин урамындагы йортларда яшәүчеләр редакциягә өйләрнең төзелгән елын ачыклавыбызны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Укучыларның соравына Карпов исемендәге химзавод музее директоры Наталья Потапова җавап бирә: - Анна Самойловна хатирәләрен тулы хокук белән документаль таныклык дип исәпләргә була. Анна Самойловна Карпованың "Лев Яковлевич Карповның Бондюг химия заводында булуы" хатирәләре стенограммасыннан: "... 1915 елда...
-
Җиң сызганып эшләргә
Балалар сәнгать мәктәбендә узган киңәшмәдә 2013 елда мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. Вәсилә Мортазина Мәгариф системасы эшчәнлеге турында Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей данилов отчет ясады. Аның чыгышы мультимедиялы презентация белән үрелеп барды. Сергей Артелинович мәгариф системасы күрсәткечләрен республиканыкы, башка районнар позицияләре белән чагыштырды, шулай ук...
-
Олимпиадага балалар бакчасы сәламе
"Көмеш тояк" балалар бакчасында "Сәлам, олимпиада!" исемле чара узды. Зал шарлардан ясалган Олимпиада символикасы - боҗралар, шәкертләр әзерләгән флаглар, тасмалар белән бизәлгән иде. Стена газетасында балаларның шөгыльләр вакытындагы фотолары урын алган. Кичәне педагоглар Ольга Ишаева һәм Александра Белогубова башкаруында бакча гимны ачты. Флагны физик тәрбия инструкторы Венера Нәҗметдинова күтәрде. Ул...
-
Традицион кыйммәтләр өчен
Менделеевскида эш визиты белән Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булып китте. Ул мәчет эшчәнлеге белән танышты, анда йөрүчеләр белән сөйләште. Имам-мөхтәсиб вазифаларын башкаручы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән әңгәмәдә яшьләр белән эшләү, традицион рухи кыйммәтләрне торгызу, деструктив агымнарга каршы тору турында сүз барды.
-
"Исерек" җинаятьчелек дәрәҗәсе үсүен дәвам итә
Район башлыгы Игорь Привалов катнашында яңа елдагы беренче Координацион совет 10 февральдә булды һәм 2013 елда хокук саклау органнарының эш йомгакларына багышланды. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов билгеләп киткәнчә, үткәрелгән профилактик чаралар нигезендә җинаятьчелек 418дән 358гә кимеде, 2012 ел белән чагыштырганда 15%ка. Аның сүзләренчә, аеруча авыр җинаятьләр икеләтә ким теркәлгән -...