12 март 2013 яңалыклары
-
Балчыклы су ага
Мин Фомин урамының 24 нче йортында яшим. Фатирым беренче катта. Шәһәрлеләрнең һәркайсының коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына үз фикере бардыр. Мине дә бу өлкәдәге күп проблемалар борчый. Мәсәлән, минем краннан балчыклы кызыл су ага. Инде кайда гына мөрәҗәгать итмәдем. "Килербез, тикшерербез, чара күрербез", диләр дә, эш шул сүзләрдән артмый. Подъезд җыештыру...
-
Яхшыга өметләнеп
Тойгуҗа тормышында булган үзгәрешләр кулыма кәлам алырга этәрде. Болар - күңелле вакыйгалар. Җәй азагында авылга күп техника, эшчеләр һәм таныш булмаган вәкиллекле кешеләр килде. Алар фельдшер-акушерлык пункты төзү өчен урын билгеләделәр һәм эш башланды. Ике-өч ай үтүгә, фельдшер Гөлсинә Кудрина якты, уңайлы һәм төзекләндерелгән пунктта кешеләрне кабул итте. Озак еллар...
-
Аның йөрәге башкалар өчен тибә...
Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кама таңнары" социаль приютында 40 елдан артык стажы булган педагог Зоя Михайловна Маркина эшли. Аның хезмәт биографиясе 1971 елда шәһәрнең 5 нче балалар бакчасында тәрбияче буларак башлана. Глазовск педагогия институты дипломы Зоя Михайловнаның һөнәри осталыгын раслады. Баланың шәхес буларак гармонияле үсеше өстендә эшләү озак еллар буена...
-
И, хатын-кыз, гүзәл зат
Социаль яклау үзәгенең реабилитация бүлегендә ял итүче өлкәннәр 8 Март бәйрәменә әзерләнгән ял кичәсендә катнаштылар. Чараны оештырып уздыручы татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова бу датаның чишмә башына, билгеләп үтү тарихына тукталды. Земфира Шакирова гармунчы Ринат Шәймөхәммәтов белән җырлар тәкъдим итте. Әниләргә, әбиләргә багышлап сөйләгән шигырьләр дә алкышлар белән кабул ителде....
-
Яз гөлләренә тиң
Халыкара хатын-кызлар көненә авылларда бәйрәм концертлары, ял кичәләре гөрләп узды. Камай клубы директоры Сәрия Зиннурова, сәнгать җитәкчесе Лариса Япаева гүзәл затларга онытылмас очрашу бүләк иттеләр. Авыл ханымнары, әбиләр өчен балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре иң отышлы номерларын тәкъдим иттеләр. Соңгы вакытта сәхнә бизәгенә әверелгән "Камай сандугачы" ансамбле...
-
Больницада яңа җиһазлар һәм машиналар
Вәсилә Мортазина Менделеевск больницасына яңа заманча җиһаз - өлкәннәрдә һәм балаларда ясалма үпкә вентиляциясе аппараты кайтты. Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев сүзләренчә, яңа җиһазларның барлыкка килүе безнең табибларның Красноярск медицина академиясенең анестезия һәм реанимация кафедрасы мөдире Алексей Горобченко белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды. - Менделеевск үзәк район больницасы...
-
Сыйфатлы хезмәт – төп максат
Фәймә Вахриева "Юность" район мәдәният йортында медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчет җыелышы булды. Үзәк хастаханәнең баш табибы Мөслим Гилёв узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына кадрлар җитмәве чагылыш табуы,...
-
Тормыш яме – хатын-кыз
Асия Мөхәммәтханова "Юность" район мәдәният йортында шәһәр һәм районда яшәп лаеклы хезмәт күрсәтүче хатын-кызларыбызны бүләкләү тантанасы булды. Чарага килүчеләрне шәһәрнең 1 нче мәктәп укучылары лалә чәчәкләре белән каршы алдылар. Тантананы җырчылар Елена Дунаева һәм Виктор Никифоров дуэты ачты. - Кешелек дөньясы җир йөзендәге бар гүзәллекне хатын-кыз исеме белән бәйли. Шагыйрьләр,...