13 март 2015 яңалыклары
-
Ярминкәләр 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
"Чулман" шәһәр базарында җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату буенча бәйрәм ярминкәләре узды. Бәйрәмгә запасланырга килгән менделеевлылар канәгать калды. Нәтиҗә сатучыларны - фермерларны һәм эшмәкәрләрне дә сөендерде. Акбер гасанов, Эльдар Мәхмүдов, илнур Хәйриев, Георгий Харитонов, Евгений Зырянов, Виктор Васильев крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Алнаш районыннан фермер Людмила Сапожникова...
-
Фестиваль дулкынында
"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Бәзәкә һәм Камай җирлекләре иҗат отчётларын тәкъдим иттеләр. Концерт милли төсмере белән аерылып торды - җырлар татар телендә яңгырады. Тамашачы солистлар Лилия Ефимова, Равилә Кәлимуллина, Алсу Мусина, Диана Юзикеева, Алия Зиннурова, Римма Юзикеева, Дания Гыйниатуллина һәм башкаларны алкышлады. "Камай сандугачлары" һәм Сәйтәк клубының "Карендәшләр" вокаль ансамбльләре...
-
Ана капиталы сертификатлары тапшырылды
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Пенсия фондының район идарәсендә менделеевлыларга ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы булды. Идарә начальнигы Раушан Иштанова әлеге акчаларны файдалану мөмкинлекләре турында сөйләде, хатын-кызларны ихлас күңелдән мөһим вакыйга - бала туу белән котлады, сабыйларга ныклы сәламәтлек, әти-әниләренә улларын һәм кызларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләүләрен теләде. Чара истәлеккә фотога төшү...
-
Пенсия фонды халыкны кабул итә
Россия пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе идарәчесе урынбасары Максим Иванов 19 мартта 10 сәгатьтә ПФ идарәсенең Менделеевск районы бүлекчәсендә пенсия мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә. Кабул итүгә 2-00-06 телефоны аша язылырга яки Менделеевск шәһәре, Зелёная урамы, 25 нче йорт адресы буенча 2 нче кабинетка килергә мөмкин.