14 март 2012 яңалыклары
-
Бакчада бәйрәм
"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Масленица" атналыгы чараларының төп геройлары булдылар. Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина әзерләгән видеопрезентация нәниләрне борынгы славян тормышы, "Масленица"га караган гореф-гадәтләр белән таныштырды. Бәйрәм җырсыз, биюсез булмый. Яшь артистлар язга, кояшка, җир-анага җырлар багышладылар, әйлән-бәйләндә катнаштылар. Физкультура инструкторы Светлана Поспелова оештырган...
-
“Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...”
Каләм тибрәтүче сәләтле балаларның "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе утырышы Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә багышланды. Гыйнварда Разил Исмәгыйлович 65 яшен билгеләде. - Р.Вәлиевнең бер канаты - иҗат, икенчесе - сәясәт. Ул татар милләте үсешенә бәһасыз өлеш керткән әдип, аның биографиясенә күз салу...
-
Кышны озаттык
Традиция буенча, узган атнада Менделеев мәйданында кышны озату бәйрәме булды. Бәйрәм чарасында катнашырга йөзләгән менделеевлы җыелды. Район җитәкчесе исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко шәһәр халкын котлады: "Кышны озатуның төп ритуалы - карачкы яндыру белән бөтен авырулар, проблемалар артта калсын", - дип теләде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда...
-
Район Советы утырышы
Дүшәмбе көнне муниципалитетның утырышлар залында район Советының чираттан тыш егерменче утырышы булды. Аның көн тәртибендә алты мәсьәлә тикшерелде: 1. "2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында" 2011 елның 26 декабрендә чыккан 95 нче санлы Менделеевск муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында. 2....
-
Галиҗәнап хатын-кызга багышлана
Традиция буенча, 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкчесенең хатын-кызлар белән очрашуы булды. Тантана 7 мартта С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда оештырылды һәм очрашуга халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар чакырылды. Тамаша залына кергәндә гүзәл затларны кадет сыйныфы укучылары каршы алдылар һәм һәрберсенә чәчәкләр тапшырдылар. Район җитәкчесе Игорь Привалов көн геройларына ихлас...