14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кулга пумала алырга гына кирәк...
Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәге укытучысы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты һәм призёры, Алабугадагы Спасс ярминкәсенең даими катнашучысы, шәхси күргәзмәләр авторы, иҗади, талантлы шәхес Лилия Габдрахманова олуг юбилеен билгеләп үтте. Лилия Габдрахманованың табигать матурлыгы белән сугарылган иҗат эшләре күп мәртәбәләр Татарстан шәһәрләре музейларына куелды. Ул тумышы белән Башкортстанның Бакалы районы...
-
“Антипьянь” гамәлдә
Руль артында аек булмаган шофёрларны ачыклау буенча чираттагы рейд узды. "Антипьянь" акциясе кысаларында юл-патруль службасы экипажы белән берлектә шимбә рейдында ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Атна дәвамында ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ике йөздән артык очрагын теркәде, шулай ук административ штраф түләмәгән өчен (РФ...
-
“Гармун моңы”
Социаль үзәктә ял итүчеләр өчен шундый исемле күңел ачу кичәсе оештырылды. Татар китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Хафизова өлкәннәргә халык арасында иң популяр музыкаль инструмент - гармун турында презентация тәкъдим итте. Аның тарихы, вакыт дәвамында үзгәрешләр кичерүе турында мәгълүмат бирелде. Музыкаль табышмаклар чишү күптөрле инструментларны барлауга юнәлдерелде. Әлбәттә, очрашуда язмада,...
-
Искә алу митингы
Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләрен искә алу митингы хокук саклаучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан обелиск янында булды. Аны бүлек начальнигы Айбулат Юнысов ачты. - Һәлак булган милиционерлар Михаил Волков, Ринат Гарифуллин, Сергей Дёмин мәңгегә безнең сафта калырлар. Безнең изгелек һәм гаделлек хакына башларын салган коллегаларыбызны һәм аларның батырлыгын онытырга...
-
Көзге чакырылышның үз үзенчәлекләре
1 октябрьдә старт алган армиягә чакыру кампаниясе темпларын арттыра. Хәрби хезмәткә озатылучыларның беренче партиясе вещмешокларын тутыра. Көзге чакырылышның үзенчәлекләре турында корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев белән әңгәмә корды. - Дамир Шамилевич, Россиянең Кораллы көчләрендә хәрби хезмәткә контракт буенча кешеләр җыю программасы гамәлдә. Менделеевлылар арасында ул популярмы? -...
-
“Вечёрушка” дусларын җыйды “Вечёрушка” дусларын җыйды
Ижёвка мәдәният йортында "Вечёрушка" халык җыры ансамбленең оешуына бер ел тулу уңаеннан кичә узды. Төркем җитәкчесе Людмила Галкина ярдәме белән кыска вакыт эчендә бай репертуар тупланды. Коллективны Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, җирлек башлыгы Валентина Пономарёва сәламләделәр һәм котлауларын җиткерделәр. Очрашуда катнашкан җирле язучы Михаил Гоголев, җыр башкарып, китапларын...
-
Хатын-кызлар клубы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Тихоново авылы мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонына кызыклы идеяләр һәм фикерләр багажы белән керделәр. Мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова инициативасы белән өч ел элек оешкан хатын-кызлар клубы 1 октябрьдән тагын эшли башлады. - Клубның девизы: "Авыл мәдәният йорты - сәламәт яшәү рәвеше өчен", - дип бүлешә Ольга Григорьевна. - Шөгыльләрне...
-
Норма чикләрендә
Прокуратура ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Кокшан посёлогында агулы калдыклар түгү урынын барлау турындагы хәбәрне тикшерү үткәрә. Посёлок читендә саргылт-яшел төстәге (бәлки күкерттер) һәм кара-шәмәхә төстәге (бәлки тимер колчеданыдыр) билгесез матдәләрнең ике өеме урнашкан, анда яр карлыгачлары оя корган. Бу өемнәр йортлардан - өч йөз...
-
Йорт каршында күл
Юбилейная урамының 5 нче йортында яшәүче Александр Калмыков редакциягә юллаган хатында коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең вазифаларына салкын каравын белдергән. "Ишегалды себерүчеләр онытканда бер күренәләр, тирә-юньдә чүп-чар. Эскәмияләр күптән ремонт көтә. Почта әрҗәләре булмау да кыенлыклар тудыра. Ачык калган кое йортта яшәүче балалар иминлеге өчен курку уята. Ишегалдындагы асфальтта каймалар (бордюрлар) булмау...
-
Миңа аның өчен оят
"Утны сүндереп карагыз" исемле мәкаләне укыганнан соң, күңелдә авыр тәэсир калды. ТКХ хезмәтләре өчен түләргә теләмәгән шәһәрленең позициясе гаҗәпләнү һәм ризасызлык тудыра. Бу язмада өлкән яшьтәге кеше турында сүз баруы бигрәк тә гаҗәп. Мин власть органнарына һәм тиешле службаларга бу проблеманы хәл итү мәсьәләсе принципиаль дип саныйм. Андыйларга карата иң...
-
Чын кызлар хоккей уйный
"Айсберг" Боз сараенда 1998-2000 елларда туган кызлар арасында хоккей буенча республика беренчелегенең беренче этабы уеннары узды. Ярышта катнашучыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров сәламләделәр һәм Татарстан Конституциясе көне белән котладылар. Ярышлар өч көн барды. Анда Казан, Буа, Питрәч, Актаныш һәм Менделеевск җыелма командалары катнашты....
-
Бәзәкәлеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый
Предприятие һәм учреждениеләр эшчәнлеге белән танышу барышында аларны перспективалы үстерү буенча чаралар комплексын билгеләп, район җитәкчесе Валерий Чершинцев территорияләрне карауны авыл җирлекләреннән башлады. Дүшәмбе көнне "Кама" колхозы" ҖЧҖ һәм Бәзәкә җирлегенең социаль билгеләнештәге объектларында булып, Валерий Сергеевич халык җыенында авыл кешеләре белән очрашты. Җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллина агымдагы елның 10...
-
Баш мөхәрриргә сорау бирегез
2015 елның беренче яртысына подписка кампаниясе кысаларында "Менделеевские новости" - "Менделеевск яңалыклары" газеталары баш мөхәррире Лариса Рәфкатовна Кривилева менделеевлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Сишәмбе, 18 ноябрьдә 14тән 15 сәгатькә кадәр 2-14-55 телефоны буенча Хөрмәтле газета укучылар! Әгәр сезне түбәндәге сораулар борчый икән, безгә шалтыратыгыз: - мәгълүмати яктырту буенча редакция коллективына теләкләрегез...
-
“Ижминводы” санаториена – 90
Данлыклы сәламәтләндерү учреждениесе коллективы һәм менделеевлылар белән истәлекле тантана шатлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты. Тантаналы чарага килгән почётлы кунакны һәм Валерий Чершинцев эгидасында аны озатып йөрүче җитәкчеләрне районның фольклор коллективлары киң күңел белән каршы алды. Үзенчәлекле стильдә бизәлгән милли йортлар, дәртле көйләр, гармун белән җырлау һәм...