Өстәмә һәм айлык түләүләр кими: АК БАРС БАНК бизнеска кредитларны 6,5 процентлы ставка буенча рефинанслый
Соңгы айларда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү төп икътисади темаларның берсенә әверелде. Пандемиягә бәйле катлаулы чорда дәүләт һәм илнең банк системасы компанияләргә ярдәм итү өчен шактый көч куйды. Татарстанның төп банкы булган АК БАРС БАНК та уникаль тәкъдим белән чыкты.