17 декабрь 2014 яңалыклары
-
Мин ничек миллионнардан баш тарттым
Күптән түгел минем электрон адреска хат килде. Того республикасыннан адвокат Джимми Марк күптән түгел аның клиенты - минем фамилиядәшемнең үлүе һәм банк счётында 12 миллион доллар акча калдыруы турында хәбәр иткән. Ул минем туганым дигән фараз бар, димәк, мин - варис. Миңа алга таба хат язышуымны дәвам итәргә тәкъдим ясадылар....
-
Чечняда сугыш – обелискка канәферләр
Шимбә көнне менделеевлылар Чечня хәрәкәтләрендә һәлак булган егетләрне искә алу өчен сугышчылар мемориалы янына җыелдылар. 20 ел элек федераль көчләр гаскәрләре Чечен республикасында контртеррор операциясен башладылар. Хәрби хәрәкәтләрдә 170 тән артык менделеевлы да катнашты. Шарашкиннар гаиләсе митингка тулы составта диярлек килгән. Елена һәм Надежда - Андрей Шарашкинның апалары, ул Кавказда...
-
Язмышы гади тукымадан
Инвалидлар ункөнлеге барышында Тихоново китапханәсе мөдире Надежда Медведева һәм авыл мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова өйләргә йөрделәр. - Мондый очрашулар хәтердә тирән эз калдыра, - диләр алар, - без газета укучыларга хезмәт сөючән Зариповлар гаиләсе турында сөйләргә телибез. Зөләйха Шәвәлиевна һәм Хәмәтхарис Вагыйзович Тихоновода 30 елдан артык яшиләр, аларның өйләнешкәннәренә...