19 февраль 2014 яңалыклары
-
“Алар үз бурычларын үтәделәр”
Туган якны өйрәнү музеенда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 25 еллыгына багышланган шундый исемдә күргәзмә ачылды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, ветераннар советы, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, социаль яклау хезмәткәрләре вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар, аларның әти-әниләре, гаилә әгъзалары һ.б.лар катнаштылар. Музей хезмәткәре Раилә Шалина хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан...
-
Сыйфатлы хезмәт – төп максат
Балалар сәнгать мәктәбендә медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчёт җыелышы булды. Анда үзәк хастаханәнең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2014 елга планнар билгеләнде. Район больницасының баш табибы Мөслим Гилёв учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Кадрларга кытлыкның халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатында чагылыш табуы, диспансеризация проблемалары, яшь белгечләрне...
-
Элек монда ферма булган
Әлеге фотода Камай авылы фермасы сурәтләнгән. - 1961 елда, - дип яза хезмәт ветераны Наил Гайнетдинов, - барлык эшләр кул хезмәте белән башкарыла иде. Терлекчеләрнең төп ярдәмчеләре атлар булды. Ат көче малларга печән, салам, су ташуда кулланылды. Хәзер ат асраучылар районда бармак белән генә санарлык инде. Агач ферма да күптән...
-
Сингапурча укытуны үрнәк итеп
Мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең уртак проекты уңышлы тормышка ашырыла. Һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Бездә - шәһәрнең өченче мәктәбе. - 1-11 нче сыйныфларда белем бирү сыйфатын үстерүдә нәтиҗәлелек, коллективның яңа укыту алымнарын куллануга әзерлеге, укучыларның БДИ тапшыру буенча...