20 май 2014 яңалыклары
-
Яңа җылылык трассасына ышаныч белән
Өченче микрорайонда җылылык трассасын алыштыру эшләре бара. Эшне Казанның "Төзүче" фирмасы алып бара. Иртәнге сәгать 9да объектта эш кайный. Фирма директоры вазифаларын башкаручы Зөфәр Кәримуллин процесс белән җитәкчелек итә, аның бу өлкәдә эш стажы 40 ел белән исәпләнә. - Объектка апрель азагында керештек, тапшыру вакыты - май азагы. Эшкә алтышар...
-
Балаларга һәм остазга грамоталар
"Гаилә даны сәхифәләре" Халыкара конкурсына йомгак ясалды. Балалар иҗаты үзәгенең яшь журналист мәктәбе шәкертләре Регина Нәбиуллина, Александр Макаров, Регина Колобова һәм Ирина Филиппова "Сугыш балалары" проекты кысаларындагы эшләре өчен Россия Журналистлар берлегенең икенче дәрәҗә дипломнары һәм Мактау грамоталары белән билгеләнделәр. Педагог Лариса Дудакова "Укытучы-остаз" номинациясендә Россия Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы...
-
Ил сагына китә егетләр
1 апрельдән Россия Кораллы көчләренә язгы чакырылыш бара. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Унбишенче май көнне Менделеевск районыннан сигез егет хезмәт итү урыннарына җибәрелде. Шул ук сандагы икенче төркем 27 майда озатылачак. Республика хәрби комиссариатының район буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Сергей Вележев белдерүенчә, солдатлар...
-
Чәчү төгәлләнде, яңгырлар көтәбез
Район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе тәмамланды. Уҗым культуралары өчен 3361 гектар авыл хуҗалыгы биләмәләре билгеләнгән, сабан бөртеклеләренә - 6834 гектар. 2014 ел чәчүенә 390 тонна элиталы орлыклар алынды. Авыл хезмәтчәннәрендә явым-төшемнәр булмау зур борчылу тудыра. Бүген туфракта булган дымны саклау мөһим. Районда кыска срокларда - 5-6 көндә 13,4 мең гектар мәйданда...
-
Тәҗрибә, төгәллек, осталык
20 майда Бөтендөнья метрология көне билгеләнә. Бу - сирәк һөнәр ияләренең бәйрәме. Кагыйдә буларак, әлеге өлкәдә югары класслы осталар эшли. Шуларның берсе - "Менделеевсказот" заводының баш метролог бүлеге әйдәп баручы белгече Людмила Кузнецова. Мәкаләнең исеме аның һөнәри сыйфатларын бик яхшы характерлый. Людмила Петровнаның Яңа Менделеевск химзаводында эш көннәре 1986 елның...
-
Янау коралы – балта
12-18 май аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Нелегал" операциясе үткәрелде, халыктан 92 гариза алынды. Административ хокук бозулар буенча 23 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200 очрагы ачыкланды, исерек килеш машина...
-
“Сюрпризлы” посылка колониягә барып җитмәде
Алабуга наркополицейскийлары 10 нчы колония хезмәткәрләре белән берлектә наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән Лобовка билгеләнгән посылкада гашиш тапканнар. Егет ул агуны алу өчен хәйләкәр схема кора. Наркотикларга бәйле дуслары азык-төлек арасында оста яшерелгән наркотикны бернидән шикләнмәгән Котов белән бер камерада утыручының хатынына аның камерадашы Закиров аша тапшырсын өчен, посылка җибәрәләр....
-
Без табигать мәрхәмәтендә яшибез
12 май - экологик белем бирү көнендә Менделеевскида, республиканың башка шәһәрләрендә дә, "Бердәм экология дәресе" экологик-агарту акциясе узды. Үзегезгә карата намуслы булыгыз! 7 нче мәктәптә экология дәресе җир кабыгының антропоген пычрануына һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Укытучылар Гөлнур Бородина, Гүзәл Мөхәммәтҗанова 6-7 нче сыйныфлар белән...
-
Өч туй моңы
Туган якны өйрәнү музеенда Удмуртия Республикасының Кузебай Герда исемендәге Милли музей күргәзмәсен ачу булды. Музей директоры Андрей Андриянов билгеләп үткәнчә, күргәзмә Удмуртия, Чувашия, Карелия һәм башка республикаларда эшләгән. Татарстанда эстафетаны Менделеевск кабул итте. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Удмуртиянең Милли музеен якташыбыз - Кокшан посёлогында туган Раиса Мартынова җитәкли. Күргәзмәнең...