Тыныч илем сугыш күрмәсен
Президент программасы буенча фатир алып, күптән түгел күршебезгә сугыш һәм тыл ветераннары Нургалиевлар килеп урнашты.
Тугызынчы дистәләрен тутырып килгән Алмагый ага, Рәйсә әби белән танышу күңелдә матур хисләр калдырды. Утны-суны кичкән, кайгы-хәсрәтләр кичергән ветераннар якты йөзле, җор сүзле, тормыш сөючән булулары белән сокландыра. Алар тирә-юньдәгеләргә ихлас, матур теләкләрен кызганмый өләшәләр....