Терлекчеләр бәйгедә сыналды
"Победа" хуҗалыгында үткән "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесенә терлекчелек белгечләре җыелды.
Традицион чара сыер савучыларның һәм технологларның һөнәри осталыкларын арттыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә оештырыла.
Һава торышы шартларын искә алып, ул быел Бөрешле мәктәбендә үткәрелде. Район хуҗалыкларының ун сыер савучысы теоретик белем дәрәҗәсен билгеләүдә, саву...