Приютлыларның күңелле каникуллары
3 июльдә "Берсут" лагерында ял итүче укучылар яңа тәэсирләр туплап, дуслар табып, сәламәтләнеп Менделеевскига кайттылар.
Мамадышта каникуллар уздыру традициягә әверелде. Балалар табигать кочагында көч тупладылар, су коендылар, кызындылар, тәрбиячеләр уздырган чараларның актив катнашучылары булдылар. Ярышларда, конкурсларда, бәйгеләрдә җиңүчеләр мактау грамоталары, бүләкләр белән билгеләнделәр. Лагерьда бигрәк тә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган...