Ял итәргә һәм бәйрәмнәргә вакыт юк
Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыгы Менделеевск районында иң көчлеләрнең берсе булып санала. Кырчылыкта үз урынын тапкан гаиләнең барлык әгъзалары бизнес белән шөгыльләнә.
Хезмәт сөючән бу гаилә белән без басуда көзге бодай уңышын җыйганда очраштык.
- Төнге икегә кадәр эшлибез, ял итә торган вакыт түгел, яңгырлар башланса, уңышның бер өлешен югалтачакбыз, - ди...