Уңыш дәресе
12-14 декабрьдә 1 нче мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен "Уңыш дәресе - белсәң, өйрәт" акциясе үтте.
Дәресне һөнәри, иҗтимагый, иҗади эшчәнлекләрендә сизелерлек уңышларга ирешкән төрле еллар чыгарылышлары үткәрде. Очрашуга район больницасының хирург-табибы Александр Антонов, китапханәче Рәзинә Галиева, "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод" ААҖнең кадрлар мәсьәләсе буенча директор урынбасары Светлана Гижирова, табиб-бактериолог Наилә...