Үзәктә ялда
Яңа ел башыннан социаль үзәкнең реабилитация бүлеге ял итүчеләрне каршы алды.
23 пенсионер (араларында инвалидлар да бар), гадәттәгечә, ял да итәләр, сәламәтләнү процедуралары да алалар. Дәвалау физкультурасы, физиопроцедуралар, кул массажы ясау белән бергә, өлкәннәр махсус караватта массаж белән шифалануны кулай күрәләр. Алтын куллы чигүче, бәйләүче апалар өчен мастер-класслар оештырыла. Төрле...