Виталиядан скрипкада соло
Сәнгать мәктәбендә "Скрипунелла" скрипкачылар ансамбле катнашында Виталия Петрованың иҗат кичәсе булды.
Тамашачы залга җыелган арада, без сәхнә артында яшь скрипкачы белән очрашырга булдык. Виталия скрипкада уеннарын кабатлый иде, йөзендә - дулкынлану.
- Бик дулкынланам, - диде ул, - чөнки залда туганнарым, сыйныфташлар, дусларым.
Тамашачылар арасында балалар китапханәсе хезмәткәре Роза Галиева...