Менделеевск районы ансамбльләре – мәдәни Универсиадада
Менделеевск районы артистлары мәдәни Универсиада-2013 программасында катнаштылар.
Бу көнне "Былина", "Эрвел", "Теремшур", "Бигәш", "Памаш", "Купанча", "Талларым" фольклор ансамбльләре иң яхшы концерт номерларын тамашачыга бүләк итте. Авыл үзешчәннәре милли ишегаллары оештырды. Универсиада кунаклары һәм казанлылар зур кызыксыну белән Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштылар, биюләр һәм милли уеннарда катнаштылар. "Шаян", "Кристалл"...