"Түтәлдәге могҗизалар"
8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында 12 августтан 16сына кадәр шундый исемле күргәзмә уза.
Тематик уңыш атнасына багышланган күргәзмәдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куелган. Әти-әниләрнең иҗади якын килүе, тәрбиячеләрнең оештыру сәләте белән фойе тылсымлы әкият патшалыгына әверелде. Биредә Чиполино, Чебурашка һәм крокодил Гена яшиләр.
Яшелчәләрдән ясалган натюрмортлар, җәнлекләр образлары нәфислекләре, зәвыклы бизәлешләре...