Чыгарылышлар республикага өстенлек биргән
Быел районның 158 чыгарылышы өлгергәнлек аттестаты алды. Без аларның алдагы язмышлары белән кызыксындык.
Мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, чыгарылышларның гомуми саныннан 152 егет һәм кыз студент булган (134е югары уку йортларына, 16 сы - урта уку, икесе башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә кергән), дүртесе эшкә урнашкан, икесе әле сайлау ясамаган....