Кар чистартуга машиналар комачаулый
Кыш үз хокукларына актив керде: көн саен диярлек кар ява, буран уйный. Коммуналь службалар көчәйтелгән режимда эшли.
Кар чистарту мәсьәләсе район башлыгы контролендә. Игорь Привалов көн саен шәһәрне йөреп чыга, тиешле службалар белән киңәшмә үткәрә.
- Барлык техника һәм кеше ресурслары шәһәр юлларын, тротуарларны, аллеяларны чистартуга җәлеп ителгән, - диде...