Бәйрәм шатлык китерде
"Кама таңнары" приютында Ватанны саклаучылар көнен күңелле бәйрәм итеп уздырдылар.
"Ватанга һәм армиягә хезмәт итәрбез" дип аталган чарада балалар хәрби һөнәрләр, армиядәге техника буенча белемнәрен барладылар. "Артиллеристлар" һәм "Танкчылар" командалары эстафета һәм интеллектуаль ярышларда өлгерлектә, белем дәрәҗәсен ачыклауда сыналдылар. Социаль педагог Рамил Заһретдиновның эзләнүчеләр отряды эшчәнлеге, сугыш кырында табылган әйберләр...