Алмагачны төптән кискәннәр
ЭЭМ ветераны Владимир Трапезниковны шәһәрдә агачларны уйламыйча, планлаштырмыйча кисү проблемасы борчый.
- Соңгы вакытта күпкатлы йортлар тәрәзәләре каршындагы яшь агачларны, шул исәптән алмагачларны, кисү модага керде. "Баварский дворик" кибете янындагы каеннарны кисәргә кем рөхсәт биргән? Биек үскән карт топольләрне киссәләр бер хәл, ә каеннар кемгә комачау итә? Дөресен әйткәндә, йөрәк...