“Татарстан – уртак йортыбыз”
Иҗат итүче укучылар катнашында үткәрелгән "Бәллүр чишмә" берләшмәсенең чираттагы утырышы шундый исем белән аталды һәм Мәдәният елына багышланды.
Алып баручы китапханә мөдире Гөлназ Хафизова, утырышны ачып, болай диде:
- Туган илебездә төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр һәм эшлиләр. Һәр халыкның теле, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчереп, саклап калуга һәм алга...