Тагын бер мәйданчык барлыкка килде
Фомин урамының 17 нче йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгына икенче сулыш өрелде. Хәзер андагы бала-чагага күрше ишегалдына барып йөрисе юк, чөнки комлык, атынгыч, турниклар, хәтта футбол капкасы үзләрендә барлыкка килде.
Электр белән эретеп ябыштыручы Айрат Исламов коллегасы Александр Филиппов белән турник урнаштыралар.
- Мәйданчыкны үзгәртеп кору үзе бер куаныч, - диләр...