Илнәттә күңел моңнары яңгырады
Илнәт җирлеге мари мәдәнияте регионара фестиваленә 500 гә якын үзешчәнне туплады.
Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга, Ижевск шәһәрләреннән, Удмуртиянең Грах, Алнаш районнарыннан осталыкларын күрсәтергә килгән халык авыз иҗаты ансамбльләрен һәм клуб каршындагы мәйданда җыелган кунакларны Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева сәламләде һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Чыгышларны ачу мариларның...