Икмәкнең кадерен белик
"Өмет яры" социаль үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен ипи заводына экскурсия оештырдылар.
"Кече Ватаным" проекты кысаларында уздырылган чара яшүсмерләрне һөнәрләр, предприятие тарихы, анда хезмәт куючылар белән таныштыруны, икмәккә сак караш тәрбияләүне максат итеп куйды.
Җитештерү мөдире Язилә Гыйззәтуллина белән укучылар һәркем яратып ашаган ипи төрләре, батон, булкалар,...