Йорт комитеты рәисләре – актив кешеләр
Район башлыгы Игорь Приваловның йорт комитетлары рәисләре белән чираттагы очрашуы булды. Анда предприятие, оешма, учреждениеләр һәм муниципалитет службалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Менделеевлыларны авто- һәм тимер юл вокзалларының эшчәнлеге туктатылу, ишегалды мәйданчыкларын җиһазлау, "Таттелеком" хезмәткәрләренең Интернет тоташтырган йорт подъездларында чүп-чар калдырулары, кайбер күпкатлы йортларда...