Илдар Халиков: “Менделеевск – үсеш алган территория”
Районда агымдагы елның башында төзелешләренә старт бирелгән социаль мөһим 19 объектны торгызу финиш сызыгына якынлаша.
Менделеевск андый күләмле төзелешләрне әле күрмәгән иде. Кыска вакыт эчендә район инфраструктурасын яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар, спорт мәйданчыклары, суүткәргечләр, юллар, урамнарны яктырту магистральләре тулыландырды.
Объектлар республикабыз Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе игълан иткән...