"Форпост десанты" Менделеевскига төште
"Химик" спорт комплексында "Форпост" җәмәгать тәртибе саклау буенча мәктәп һәм эшчеләр берләшмәләренең XIV Республика спартакиадасы узды.
Роза Шәрәфиева
Беренче көнне спартакиадада районыбызның мәктәп берләшмәләреннән 14 команда катнашты. Ярышлар программасына идәннән этелү, канатта тартышу, автоматны сүтеп кору, ату, мини-футбол һ.б. кертелде, өлкәннәргә армрестлинг тәкъдим ителде. Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында җиңүчеләр...