Карга, тилгән һәм кара тукран
Шәһәр мәктәпләре укучылары "Түбән Кама" милли паркы эгидасында үткәрелгән кошларны исәпкә алу акциясендә катнаштылар.
Атна буена Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнары укучылары мәктәп мәйданчыкларында, парк һәм урман зоналарында кошларны күзәттеләр, махсус атлас буенча аларның төрен билгеләделәр һәм анкета тутырдылар. "Түбән Кама" паркы белгечләре 1700дән артык анкета кабул итте...