Әнисез бала – иркәсез, атасыз бала – аркасыз
Раиса назлап үстергән кызын кияүгә чыгу белән шул кадәр үзгәрер дип уйламады. Тавышлы компанияләрдә йөреп үсмәгән кызы вакытын ире белән әле тегендә, әле монда кунакта, кафеларда уздыра башлады.
Ял көннәрендә аларны өйдә тотам димә. Баштарак, ярар, яшьләр хәзер күңел ачарга ярата, тормыш шулайга көйләнде, дип үзен тынычландырырга тырышты. Ана йөрәге...