Илдар Халиков:"Яңа транспорт чишелеше районның инвестицион җәлеп ителешен арттырыр"
24 октябрьдә иртә таңнан район юллары артериясенең яңа участогында - Алабуга, Ижевск һәм "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" химия предприятиеләре арасында транспорт чишелешендә җанлылык сизелде - стратегик билгеләнештәге объектны ачу тантанасына соңгы әзерлек эшләре барды.
Импровизацияләнгән сәхнә алдында парадлы униформадан төзүчеләр, район предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, милли киемнәрдә ипи-тоз белән почётлы кунакларны...