Быел менделеевлылар “Халык контроле”нә 40 заявка биргән
Республика Президенты йөкләмәсе буенча оештырылган "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы 2012 елдан гамәлдә.
Һәр татарстанлы www.uslugi.tatarstan.ru сайтында шикаятен, фотографиясен, аңлатмасын һәм министрлыклар, ведомстволар эшенә бәясен язып калдыра ала.
Ел дәвамында менделеевлылардан 40 мөрәҗәгать алынган, нигездә ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча. Бу шикаятьләр түбәдән су үтүгә, чүп өемнәренә, юллар һәм ишегаллары...