“Аларның мөмкинлекләре чикле, ә сәләтләре – чиксез”
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шундый исемдәге региональ фестиваль беренче мәртәбә Менделеевскида узды.
Аны оештыручы - "РИТЭК" социаль проектының "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә җиңүче 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасы коллективы.
- Фестивальдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән өчтән 65 яшькә кадәрге 170 конкурсант катнашты, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә...