Шахтёрскидан күчеп килгән гаилә менделеевскида төпләнергә ниятли
Татарстан һәм Россиянең башка регионнары кебек, Менделеевскига да Украина халкы күченә. Кайберәүләре анда тынычлык урнашуга Ватанына кире кайтырга өметләнә, икенчеләре биредә калып, тормышны яңадан башларга уйлыйлар.
- Мәшгульлек үзәгенә Украинадан килгән 73 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 48е - эшкә сәләтле. Бүгенге көндә алар "Аммоний" ААҖ, Карпов исемендәге химзавод, "Менделеевсказот", "Форд-Соллерс"та...