Тылсымлы моң дөньясында
Күпкырлы талант иясе, тәҗрибәле педагог Эльмира Сабирҗанова шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен һәм балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт эшчәнлегенең 20 еллыгын билгеләде.
- Минем бар яшәешем музыка белән бәйләнгән, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Җиде ел шәһәрнең сәнгать мәктәбендә, аннан Смоленскида музыка-педагогика училищесында, соңрак Казан педагогия институтының музыка...