“Айсберг” 45 урынлы автобус алды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, шул исәптән Менделеевскиның "Айсберг" спорт мәктәбенә, 11 яңа "Нефаз" автобусы ачкычлары тапшырды.
Әлеге карар яшь спортчылар өйрәнү-күнекмә җыеннарында, күчмә ярышлар һәм иптәшләрчә матчларда катнаша алсын өчен, шулай ук спорт учреждениесенең материаль-техник базасын ныгыту максатында кабул ителде.
Яңа автобус көчле сигналы белән Менделеевскига...