Татар милләтенең замандашы
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" исемле тантаналы чара узды. Анда районның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр җыелды.
Кичәдә әдипнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, татар һәм рус телләрендә шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Республика күләмендә оештырылган...