Күңелле ял иттеләр
Песәй авылы үзешчәннәре Алнаш районының Бакыр заводы мәдәният йортында тулы аншлаг белән ял концерты оештырды.
Гүзәлия Гаффарова алып барган җыр-моң кичәсе юмор, сәхнәләштерелгән тамаша, нәфис сүз, җыр-биюләргә бай булды, чыгышлар бер-берсеннән күптөрлелеге белән аерылып торды.
Солистлар Нәфисә Насретдинова, Сабира Гыйльфанова, Гүзәлия Гаффарова, Нурания Гыйзәтуллина, Зоя Шәйхетдинова, Гөлнар Ситдыйкова, Фәридә Садриева,...