"Эх алмасы, алмасы ла"
Песәй авылы китапханәсендә шундый исемдә алма Спасы узды. Аны китапханәче Рузалия Яраханова алып барды.
Бу көнне "Эх, алмакай" күргәзмәсе оештырылды. Анда алма Спасы тарихы турында мәгълүмат тәкъдим ителде, әлбәттә инде, алмалар. Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, традицияләр, юраулар турында сөйләде. Чара барышында алмаларның файдасы турында сөйләштеләр, мәкальләр искә төшерделәр....