Көзге сынамышлар
Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.
Көз озын килсә, яз да соң килер.
Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.
Көзнең ахырында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.
Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә...