Сигез килограммлы карбыз!
"Табигатьнең могҗизалы бүләге" уңыш бәйгесен Бәзәкәдән стажлы бакчачы 61 яшьлек Раиф Матыйгуллин дәвам итә.
Газета укучылар хозурына ул сигез килограммлы карбыз алып килде. - Бу сезонда алар, ни гаҗәптер, күп уңды. Карбызлар тәмле, сусыл, баллы, - ди Раиф Хәкимуллович. - Шулай ук кавын, помидор, виноград, слива уңышы да мулдан булды....