"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы
ЗАГСта “алтын” юбилярлар Куснутдиновлар һәм Кочергиннар гаиләләрен тәбрикләү булды. Аларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга балалары, оныклары, туганнары, дуслары һәм коллегалары килде.
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Казан эстрадасы артистлары концерты булды. Алар менделеевлыларның күңелләрен күтәрделәр һәм бәйрәм атмосферасы бүләк иттеләр.
Юбилейная урамында уңайлы фатир. Биредә Козловлар яши. Безне подъезд янында мөлаем хуҗабикә Инесса каршы алды. Ул 11 яшьлек улы Ильяга ярдәм итә.
“Посёлок” ТИС халкы территориянең социаль-икътисадый үсеш мәсьәләсен тикшерү өчен туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, район башлыгы Валерий Чершинцев белән очрашты.
8 Март бәйрәме уңаеннан “МН” редакциясендә игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.
0