Таныш моңнар дулкынында
“Ушковлар утравы” паркында чынлап та эссе булды. Чөнки анда 80-90 еллардагы хитлар астында биергә теләүчеләр җыелды. Табигате белән матур урында менделеевлылар узган елларның бию атмосферасында булдылар, мәйданчыкта дәртле биюләр башкардылар, үзләрен яшь һәм энергияле итеп хис иттеләр. Алар белән бергә безнең корреспондент Анжела Райсян да булды.