«Сәламәт гаилә – көчле Россия»
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 11 нче “Балачак планетасы” мәктәпкәчә учреждениесендә шундый исемдә региональ бәйге узды. Анда иң талантлы, иң тату гаилә ачыкланды. Әлеге чарада Яр Чаллы пединститутының педагогика фәннәре кандидаты, фәнни җитәкче Татьяна Бабынина, Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә мәгариф буенча методисты Эльвера Миниголова һәм башкалар катнашты.