Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү юбилеена 75 һәм 50 шәр мең сум акча бирелә
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде. Аның әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.