21 февраль 2013 яңалыклары
-
Дөрес тәрбиягез өчен мең рәхмәт
Гарипова Миннур Ильяс кызы 1928 елның 20 февралендә Турай авылында дөньяга килеп,бүгенге көнгәчә биредә гомер кичерә. Балачагының авыр сугыш елларына туры килүе аның көчле рухлы булып үсүенә нык тәэсир иткәндер, күрәсең. Әбиемнең кайчак "Эх, балакайларым, рәхәт тормышта яшисез, без күргәнне күрергә язмасын: чабата киеп урман кистек, урак урдык, ашарга юньле...
-
Җан тынычлыгы телибез
Вакыт бик озак, гомер бик тиз үтә, диләр. Шагыйрь дә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмый якут белән", - дигән. - Әйе, үткән вакыт-гомерне тотып та, туктатып та булмый шул, - дип исәпли шушы көннәрдә 85 яшен тутыручы авылыбызның хөрмәтле, мәртәбәле кешесе Шәргыя апа Ибәтуллина. - Исән-имин, таза-сау, аңлы-зиһенле...
-
Бер атаның өч улы
Игорь Ватан сагына 2003 елда алына. Алты айлык хәрби әзерлекне Краснодар шәһәрендә үтә. Махсус билгеләнештәге гаскәрләр (спецназ) составында Чечня Республикасына җибәрелә. - Мин сугышның чын йөзен күрдем, - ди Игорь. - Ләкин без сынатмадык. Хезмәттәшләрем белән әле дә элемтәдә торам. Николай - шофер. Хәрби хезмәтен дә 2010 елда Алтай өлкәсендә...
-
Дембель альбомы
Бәзәкә авылында яшәүче Кәүсәр Баһаветдинов (рәсемдә сулда) армия сафларына 1970 елда алына. - Без Песәй егете Зөфәр Вәлиев белән 8 ноябрьдә киттек, - ди ул. - Икебез дә Германиягә совет гаскәрләре төркеменә эләктек. Дрезденда укулар үткәч, юлларыбыз аерылды. Шунысы гаҗәп, якташым белән бер үк көнне - 24 ноябрьдә кайттык. К.Баһаветдинов...
-
Щербаковларның сугышчан династиясе
Анатолий Щербаков, запастагы өлкән лейтенант Минем әтием - Тихоново авылында туган Гаврил Сергеевич, 1941 елда беренчеләрдән булып фронтка китә. Мин аның митингта чыгыш ясаганын гомерем буе истә тотам: "Бөек Ватаныбыз, Ленин һәм Сталин эше, коммунизмның җиңүе өчен көчебезне кызганмыйча һәм тормышыбызны аямыйча көрәшәчәкбез!" Ул вәгъдәсен үтәде, 1941 елда Мәскәү астында...
-
Мәдәнияттән башка яшәү юк
- Район күләмендәге бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый. "Юность" РМЙ, 15 авыл мәдәният йорты, биш авыл китапханәсе төрле бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү, милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә тырышлык куя, - дип мәгълүмат бирде үз чыгышында "Юность" район мәдәният йорты директоры Рәйхана Фәрхетдинова. "Тихоновские зори", "Возжайка", "Памаш",...
-
“Йөрәгем синең кулда”
Халык арасында популярлык казана барган Изге Вәли көнен тойгуҗалылар шундый исемле чара белән билгеләделәр. Мәдәният йорты директоры Айсинә Мөхәммәтҗанова тырышлыгы белән әзерләнгән очрашу җыелганнарны кызыклы конкурсларда сынады. Чара барышында җырлар, төрле халык биюләре очрашуның бизәге булды. Күмәк уеннар, парлы биюләр күпләрне түгәрәккә җыйды
-
Шәһәр чемпионаты җиңүчеләре
Оешма, учреждение, предприятиеләрнең хоккей командалары арасында оештырылган шәһәр чемпионатының атна азагында соңгы ике уены булачак. Очрашуда район администрациясе, "Айсберг" боз сарае, эчке эшләр бүлеге һәм Монай авылының җыелма командалары ярышачак. Әлегә "Форсаж" Менделеевск җыелма командасы лидер. Икенче уен әйләнеше очрашулары 1 мартка билгеләнгән.